Районда һәрбер Бөек Ватан сугышы ветеранына “ветеранның социаль паспорты»н төзү эше бара, анда ветеранның социаль-көнкүреш яшәү шартлары, аның ихтияҗлары , дәвалаучы табибын, социаль хезмәткәрен, ветеранны шефлыкка алган волонтерларын күрсәтеп, ветеран беркетелгән оешмалары, учреждениеләре языла.
Актаныш муниципаль районынында бүгенге көнгә 505 ветеранга, ш.э.24 сугыш инвалидына, 39 сугышта катнашучыга, 99 Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатынына, 343 тыл ветеранына социаль паспорт тутырылган.
Социаль паспорт тутыру эше 2014 елның 1 маена төгәлләнергә тиеш. Ә безнең районда барысы Бөек Ватан сугышы ветераны исәптә тора.
Бу мөһим эшкә «Игелек үзәге» Социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, социаль һәм медицина хезмәткәрләре, авыл җирлекләре белгечләре, секретарьлары җәлеп ителгән.