4 апрель көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсендә 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 1”В” һәм 1 “Г” сыйныфы укучылары һәм озайтылган көн төркеме тәрбиячеләре : Гөлнара Әкбәрова, Зәһинә Долгова белән берлектә “Юл йөрү кагыйдәләрен сез ничек беләсез” дигән электрон презентация уздырылды.
Балалар юл кагыйдәләре : төп юл билгеләре, аеруча, җәяүлеләр өчен мөхим булган билгеләр белән таныштырылды. Юлларда үзеңне тиешенчә тотмау нәтиҗәсендә килеп чыккан фаҗигаларне “Сак булыгыз” дигән баш астында күрсәтелде. Презентациянең бу өлешендә Лилия Хәмитованың “Сак булыгыз зур юлларда” дигән җыры яңгырады. Презентация азагында балаларга ситуацион сораулар бирелде. Балалар катнашында “Светофор” дигән уен уйналды.
Соңыннан балалар барысы да китапханәгә укучы булып язылдылар, китаплар алдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)