Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатына рәхим итегез!

2014 елның 4 апреле, җомга
 

“Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” 2014-15 нче уку елына 7-10 нчы классларга конкурс нигезендә укучылар кабул итә.

 

1. Укучыларның интеллектуаль, логик фикерләү сәләтләрен ачыклау максатыннан диагностик тестлар үткәрелә.

2. Татар теле, рус теле, инглиз теле һәм математика фәннәреннән тест үткәрелә.

3. Укучының портфолиосы карала (эчтәлек һәм сыйфаты бәяләнә).

4. Әңгәмә өлешендә иҗади эш (хикәя, шигырь яки мәкалә язу, уку), татар халкының әдәбияты, мәдәнияте, тарихы, күренекле шәхесләре, матбугаты буенча гомуми фикер йөртү дәрәҗәсенә игътибар ителә.

 
 
Конкурста катнашу өчен түбәндәге документлар кирәк:
• туу турында таныклык (паспорт) копиясе;
• өлгереш турында мәгълүмат;
• портфолио;
• медицина белешмәсе;
• гариза-анкета.
 
 
Анкеталарны gaou.ggi@gmail.com адресына җибәрүегез сорала.
Сайлап алу көне - 26 май. Башлана 9.00 сәг.
 

Адрес: Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Актаныш авылы, Аэропорт урамы, 3А йорты.

Телефон: (85552)3-26-04,
Факс: (85552)3-26-05.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International