«Музыкальный звездопад» конкурсының нәтижәләре

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

2014 елның январь аенда Яр Чаллы шәһәрендә җыр сәнгате буенча Республика күләмендә оештырылган «Музыкальный звездопад» исемле конкурсның беренче туры узды. Бу конкурста Актаныш сәнгать мәктәбеннэн 10 нан артык бала катнашты. Финалга үтүчеләр март ахырында Яр Чаллы шәһәренең беренче санлы балалар һәм яшьүсмерләр иҗат сараена чакыру алдылар. Сәнгать мәктәбенең вокал классы укучылары апалы-сеңелле Гыйльмуллиналар (Алинә белән Гөлназ) укытучысы Чулпан Салихова, Зиннурова Лилия, укытучысы Лилия Мустафина, 2 дәрәҗә лауреат, ә Айваз Галимов укытучысы Лилия Мустафина, 3 дәрәҗэ лауреат исеменә лаек булдылар. 2 дәрәҗә диплом белән Ландыш Ахиярова, Сөмбел Газизова, Гөлназ Гыйльмуллиналар буләкләнделәр. Укытучылары - Чулпан Салихова, Лилия Мустафина. 3 дәрәҗә диплом белән – Айзилә Нургалиева, Гөлчәчәк Камалова бүләкләнделәр. Укытучылары- Лилия Мустафина, Илсия Загитова. «Шатлык» вокал ансамбле, җитәкчесе Илсия Загитова - 3 дәрәҗә диплом белән, Чулпан Салихова укучысы Альбина Газизова - диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны, аларның ата-аналарын һәм укытучыларны җиңүләре белән котлыйбыз! Яңа иҗат уңышлары телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International