Казанда, Россиядә беренче буларак, мөселманнар "ышаныч телефоны" эшли башлый.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселман яшьләре берлеге белән бергә яңа социаль проект – мөселманнар ышаныч телефонын гамәлгә куя. (843)202-4-202 номеры буенча шалтыратучыга ислам буенча сорауларга җавап бирә һәм психологик, юридик ярдәм күрсәтә алалар.
Проектта өч эксперт – мөселман психологы, шәригать сораулары буенча эксперт һәм дөньяви юрист катнаша.
Мөселманнар "ышаныч телефоны", Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 2014 елны Дини кыйммәтләр яңарышы елы дип игълан итүгә багышланган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.