Биредә китаплар яши

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Күҗәкә авыл китапханәсендә нәниләр өчен экскурсия оештырылды.Китапханәче Ләйсән Акмалова балаларны якты чырай белән каршы алып, китапханә белән таныштырды һәм аннан куллану серләренә төшендерде. Нәниләр өчен мавыктыргыч  булган китапларны тәкъдим итте. Кызыклы уеннар аша табышмаклар әйтте, маҗаралы әкияттән өзекләр укыды. Балалар тәрбияче апалары белән бергә, үзләре теләгән китапларны сайлап алдылар.Без ышаныбыз, балалар киләчәктә китапханәнең актив укучылары булырлар .
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International