“Уңган хатын“ны ачыклыйбыз

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
“Уңган хатын“ны ачыклыйбыз

Районыбыз хатын-кызлары арасында “Уңган хатын“ бәйгесе үткәрелә. Ул 10 апрель көнне 10 сәгатьтә “Яшьлек” мәдәни үзәгендә булачак. Катнашырга теләүчеләр бәйгегә чакырыла.

 

Бәйге район мөхтәсибәте һәм мөслимәләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Республикакүләм “Уңган хатын“ конкурсына катнашу өчен лаеклы дини хатын-кыз (мөслимә) сайлап алыначак.

Бәйгенең максаты: райондагы хатын-кызлар арасында дини һәм үрнәк хатын-кызларны барлау; район хатын-кызлары арасында үз авылы, районының дини эшчәнлеген күтәрүдә активлыгын арттыру; гаиләләрдә ислам дине буенча яшәү рәвешен пропагандалау.

Бәйгедә катнашучылар өчен таләпләр:

Дини, халык арасында ихтирамлы, югары әхлаклы хатын-кызлар катнаша ала.

Катнашу ирекле.

“Уңган хатын“ бәйгесендә катнашучыларга түбәндәге шартлар куела:

– үзе белән таныштыру ( бигрәк тә, нәселгә игътибар итәргә);
– үзе яшәгән авылның тарихы (мәчет-мәдрәсәләр эшчәнлеге);
– кул эше һәм милли ризык;
– сәләт: мөнәҗәтләр, бәетләр, бишек жырлары, шигырьләр (җыр-бию кабул ителми);
– гаилә тормышыннан бер киңәш;
– киенү – ислам таләпләре кушканча.

 Жюри тарафыннан һәр катнашучыга бәяләмә куела. Алда әйткәнемчә, җиңүче республика күләмендә үткәреләчәк “Уңган хатын“ бәйгесендә катнашу хокукы ала.

Белешмәләр өчен телефон: 3-13-97
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International