Кошкайлар - безнең якын дускайлар

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
1 апрель көнне  Сәфәр урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары белән авыл китапханәсендә кошлар көне үткәрелде. Укучылар үзләре ясаган рәсемнәрдән, кул эшләреннән күргәзмә оештырдылар. Зур сөенеч белән кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, яз турында җырладылар һәм табышмакларга җавап таптылар. Гүзәл, Вилдан, Динар һәм Разиллар яңа сыерчык оялары ясап, ишек алларына урнаштырып куйганнар. Балалар барысы да үзләренең ишек алдына киләчәк сыерчыкларны сагынып көтәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International