“Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” Республика конкурсының 2013 ел өчен йомгаклары билгеле булды. Конкурс комиссиясенә 8 номинация буенча 43 конкурс материалы килгән иде.
Ведомствоара комиссия утырыш карары белән 1 меңнән алып 15 меңгә кадәр кешесе булган торак пунктлары арасында 3 нче урынны Актаныш авылына, ә 1 меңгә кадәр кешесе булган торак пунктлары арасында 5 нче урынны Мари – Суыксу авылына бирде.