Спорт яңалыклары

2014 елның 31 марты, дүшәмбе

Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хәбәр итүенчә, районыбыз спортсменнары узган атнада республика һәм зона ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

Тиңдәшсез җиңүче

27-30 март көннәрендә Казан шәһәрендә “Татарстан өметләре“ (“Надежды Татарстана“) спорт бәйгеләре кысаларында республика беренчелегенә өстәл теннисы буенча турнир узды. Рәсемдә күргәнегезчә, райондашыбыз, яшь тенисчы Марат Солтанов (остазы Б.Солтанов) янә пьедесталның иң биек баскычында. Үз яшьтәшләре арасында ярымфиналга узып, 2 тапкыр Татарстан чемпионы исемен яулаган Сарман егете Динар Йосыповны җиңеп, финалда Саба данын яклаган Михаил Карамышев белән көч сынап авыл һәм шәһәр командалары арасында I урынга ия булып тиңдәшсез җиңүче булып калды ул. Һәм озакламый Чебоксар шәһәрендә узачак Идел буе Федераль округы беренчелегенә юллама алды.

Герчеләребез Зәйдән кайтты

28-30 март көннәрендә Зәй шәһәрендә 1997-1998 һәм 1999 елгы яшьүсмерләр арасында гер спорты буенча ТР шәхси-команда беренчелеге узды. Әлеге ярышларда барлыгы 15 команда, 143 спортчы катнашты. Остаз Илнар Нәбиев җитәкчелегендә район данын яклаган зурлар төркеме (1997-1998 елгылар)-VIII, кечкенәләр төркеме IX урын алуга ирештеләр. Шәхси урыннарга килгәндә, райондашыбыз Айгиз Хәләфетдинов–I, Әлфис Мостафин–II урыннарга ия булды.

Чаңгычыларыбыз сынатмый

Күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә атказанган спорт остасы И.С. Утробин призына быел 31 тапкыр уздырылган чаңгы ярышында, остаз Галимҗан Мансуров җитәкчелегендә катнашкан Актаныш командасы лаеклы II урынны яулады.

Артур–“Иң яхшы һөҗүм итүче“

Республикакүләм мәктәпләрнең I спартакиадасы кысаларында узган хоккей ярышларында катнашучылар “Лачын“ бозында көч сынады. Турнирда 6 шәһәр һәм 10 авыл командалары катнашты. Актанышның 1 мәктәбе хоккейчылары (остазлары Рөстәм Ялалов) үз төркемнәрендә II урын алуга ирештеләр, ә Артур Шәйисламов “Иң яхшы һөҗүм итүче“ буларак танылды.

Шулай ук, 2000 елгы яшь хоккейчылар арасында Республика беренчелегенә барган хоккей ярышларының финал өлеше дә “Лачын“ бозында узды. Биредә Актаныш, Азнакай, Мамадыш хоккейчылары үзара көч сынадылар. Нәтиҗәдә, Рафик Максутов җитәкләгән район командасы III урынга ия булды.

Кызларыбыз “Алтын алка“да җиңде

 “Алтын алка“ клубы призына уздырылган бөтенроссия ярышларының республика этабында Актаныш кызлары җиңүче дип танылдылар. Аларны чын күңелдән котлап, алга таба да уңышлар теләп калабыз.

Руслан Усманов язмасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International