Кичә, 30 мартта Түке авыл җирлегендә максатчан җыем җыйнау мәсьәләсе буенча референдум булып узды.
Референдумда катнашучылар бюллетеньнәр ярдәме белән -
" Сез җирлектә булган түбәндә күрсәтелгән мәсәләләрне хәл итү максатыннан:
-Су үткәргечләрне төзекләндерү хәм төзек хәлдә тоту;
- Авыл эчендәге юлларны төзекләндерү хәм төзек хәлдә тоту;
Түке авыл җирлегендә теркәлгән көндез укучы студентлардан, сугышта катанашкан кешеләрдән һәм 1 группа инвалидлардан кала 18 яше тулган хәр кешедән 150 шәр сум масатчан җыем җыярга ризамы?;
дигән сорауга җавап бирделәр.
Сайлау участогы иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать сигезгә кадәр ачык булды.Референдумда Түке авыл җирлегендә теркәлгән халыкның 72,4 % катанашты. Катнашкан кешеләрнең 82 % куелган сорауга уңай җавап бирде.