Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау комитетының киңәйтелгән утырышы

2014 елның 30 марты, якшәмбе

“Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 406 көн калып бара. Шушы вакыт эчендә без язмышы әлеге дәһшәтле еллар белән бәйле һәр райондашыбызны барлап өлгерергә һәм аларны игътибар үзәгендә тотарга тиеш“, – ди район башлыгы Фаил Камаев.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршы алу буенча чаралар узган ел ук старт алды. Бездә дә район башлыгы  Фаил Камаев җитәкчелегендә оештыру комитеты төзелде һәм бу юнәлештә күп кенә эшләр башкарылды.

 

Узган атнада әлеге комитетның киңәйтелгән утырышы узды.Киңәшмә “ Яшьлек “ мәдәни үзәгендә  үтте, анда район белем бирү учреждениеләрендә балаларга патриотик тәрбия бирү турында һәм күп кенә башка мәсьәләләр каралды.Аның эшендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

 

Бүген районда 63 сугыш ветераны, 237 сугыш ветеранының тол хатыны, 1200 тыл хезмәтчәне яши. Араларында ярдәмгә мохтаҗлары да бар. Бу көннәрдә сугыш ветераннарының социаль паспортларын төзү тәмамланып килә.

 

Киңәшмәдә көн тәртибенең төрле мәсьәләләре буенча район мәгариф идарәсе җитәкчесе Васил Салихов, “Сугыш балалары” иҗтимагый оешмасының координацион советы рәисе Минтимер Ахметханов, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ландыш Шамсунова, Чуракай авыл җирлеге башлыгы Тимергази Хасанов чыгыш ясадылар. Аларның тәкъдимнәре Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау буенча чаралар планында искә алыначак.

 

...Туган җиребезгә тагын язлар килде. Бөек Җиңү көненә дә озак калмый инде. Быел олуг бәйрәмнең 69 еллыгын билгеләп үтәбез. Ә аннан соң безне һәр көн 70 еллыкка якынайта барачак. Бөек Җиңүне каршы алу буенча куелган бурычларны үтисе, сугыш авырлыгын күргән һәр кешегә ихтирам күрсәтеп өлгерәсе иде. Ә соңларга ярамый.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International