Туган илгә хезмәт итү–изге бурыч. Үз-үзен азмы-күпме хөрмәт иткән һәрбер егет солдат итеген киеп, боткасын татып карарга тиеш дибез. Анысы шулай, тик бүгенге көндә илгә хезмәт итүнең өстенлекле яклары да шактый икән. Сүзем контракт буенча хәрби хезмәт турында.
Бүгенге көндә Россия Федерациясенең Кораллы көчләрендә контракт буенча 20гә якын райондашыбыз хезмәт итә. Шуларның 10сы әлеге юлны узган ел гына сайлаган. Сер түгел, күбесе контрактны хәрби хезмәтне тәмамлагач ук төзи.
Шәбез авылы егете Илназ Галиев та Хәрби Диңгез Флотында 1 ел хезмәт иткәч, контракт төзеп калырга ният кыла. Хәрби чакырылыш буенча иң әүвәл Мурманск областенең Гаджиево шәһәренә килеп эләгә ул. Бүгенге көндә ул шул ук хәрби частьтә главный старшина званиясында торпедо коралы цехының технигы вазифасын башкара. Бер ялга кайткан арада Бурсык авылыннан дус егете Ленар Галиевны да үзе белән иярткән икән.
Илназның үзе белән туган авылына ялга кайткан көннәрдә очраштык.
– Туган җир, туган авыл кайда булсаң да сагындыра инде ул. Безгә 1 елга 64 көнлек ял бирәләр. Кирәк икән аны икегә бүлеп тә алып була. Шул ялларда туган якка кайтабыз. Юл тулысы белән түләнә. Кирәк икән-поезд, кирәк икән самолет белән кайтырга була.
– Илназ, ә ни өчен син тормыш юлыңны хәрби хезмәт белән бәйләргә уйладың?
– Беренчедән, хәрби хезмәт нык ошады, икенчедән, сер түгел, авылга кайтып күңелгә ятышлы эш табуы авыр. Дөрес, эшләгән кешегә кайда да эш бетми, әмма үземә хәрби хезмәт ничектер якынырак. Контрактны башта 3 елга төзедем, аннан тагын озынайттым. Бүгенге көндә хәрби хезмәттә 9 ел. Гомуми хәрби стаж 14 ел булгач лаеклы ялга чыгачакмын.
– Әле менә ялга кайткач хәрби ипотека буеча Чаллы шәһәрендә фатир алырга йөрим. Лаеклы ялга чыккач шунда кайтып урнашу нияте бар.
Фатирның бәясенең саллы өлешен, хәтта бөтен килеш дисәк тә була дәүләт каплый.
– Фатир дигәннән, контракт төзегәч хәрби көчләр торыр урын белән тәэмин итәме?
– Әлегә социаль наем нигезендә бирелгән 2 бүлмәле фатирда яшибез. Зарланырга урын юк.
– Үзебезнең авыл кызы Айгөл белән аралашып йөреп, бер ялга кайткан арада туй ясап, аны үзем белән алып киттем. Илгина исемле кызыбыз үсеп килә. Бүгенге көндә Айгөл декрет ялында, ә аңа чаклы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде.
– Димәк, хәрби частьтә тулы канлы тормыш белән яшәр өчен бар социаль объектлар да бар?
– Ябык шәһәрчек булса да, мәктәбе дә, балалар бакчасы да бар. Тик шунысын искәртеп китү урынлыдыр, балалар бакчасында шулай ук урын җитми. Ә гомумән алганда, олы шәһәрләр якын, мәсәлән Мурманскка 70 километр, башка торак пунктлар да ерак түгел.
– Мөгаен күпләрне борчыган сорау–ул хезмәт хакыдыр. Сер булмаса, шәүсән үзеңнең хезмәт хакы күпме?
– Хезмәт хакы хәрбинең вазифасына, хәрби званиесенә, хезмәт стажына карап түләнә. Контракт төзү белән баштагы мәлне 30 мең сум хезмәт хакы ала идем, хәзер инде айлык 70 мең сум алам. Шөкер, гаиләмне бар нәрсә белән дә тәэмин итәргә җитеп бара.
– Илназ, әңгәмә өчен зур рәхмәт. Ерак юлларда иминлек, үзеңә дә, гаиләңә дә бары тик сөенечле көннәр теләп калабыз.
Руслан УСМАНОВ язмасы һәм фотосы