Татарстанда мәктәп укучылары БДИның катлаулылык дәрәҗәсен сайлый алачаклар

2014 елның 28 марты, җомга

Киләсе елдан чыгарылыш сыйныфы укучылары БДИның катлаулылык дәрәҗәсен сайлый алачакалар. Бу елда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанга да шундый хокук бирәчәк.

 
 
 

Яңалык математика, рус теле һәм әдәбиятына кагыла. БДИ ике төрдә: база вариантында һәм югары катлаулылык вариантында уздырылачак. РФ Хөкүмәте Вице-Премьеры Ольга Голодец әйтүенчә, ике вариантта профильле имтихан бирү өлкән сыйныф укучыларының югары уку йортларына керү өчен әзерлеккә вакытларын рациональ файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International