Актанышта бүген, 27 мартта “Иман” спорткомплексында 1996 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында муниципаль район башлыгы призына милли көрәш турниры төгәлләнде. Яшь көрәшчеләрне Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев котлады, бу турнирның Татарстанның беренче Президенты Миңтимер Шәймиев кубогына яхшы әзерлек булуын билгеләп үтте. Ярышларда район мәктәпләреннән һәм Әлмәт шәһәреннән 130 көрәшче катнашты.
Кискен көрәш нәтиҗәсендә үз үлчәүләрендә җиңүче булдылар:
Илназ Шамсиев (Пучы)
Заһит Шайхайдаров (Т.Суыксу)
Айнур Мирзаянов (АСОШ №1)
Илгизар Нурлыев (Богады)
Раббани Нургалиев (АСОШ № 1)
Денис Муллахметов (АСОШ №2)
Алмаз Закиржанов (гимназия)
Алгиз Исмагилов (АСОШ №1)
Илназ Муллануров (АСОШ №1)
Ренат Камалов (АСОШ №1)
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Богады, Яңа Әлем, Иске Кормаш, ә урта мәктәпләр арасында 1 санлы Актаныш, кадет мәктәбе, Такталачык мәктәпләре җиңүче булдылар. Барлык җиңүчеләргә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев кубок, Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.