Актанышта бүген, 27 мартта “Лачын” спорт-боз сараенда 1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында алкалы хоккей буенча шәһәр командалары арасында ТР укучылары спартакиадасы финал уеннары төгәлләнде. Анда Казан шәһәренең 3 командасы һәм Әлмәт, Бөгелмә һәм Түбән Кама командалары уйнады. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Түбән Кама командасы чемпион булды, ә Әлмәт, Бөгелмә хоккейчылары призлы урыннарны алдылар.
Бүген шунда ук 1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында алкалы хоккей буенча авыл районнары арасында ТР укучылары спартакиадасы финалы башланды.Актаныш һәм Арча районнары командаларының очрашуы боз хуҗаларының файдасына тәмамланды 3:0