Актанышта кичә, 26 имартта “Лачын” спорт-боз сараенда 1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында алкалы хоккей буенча шәһәр командалары арасында ТР укучылары спартакиадасы финал уеннары башланды. Анда Казан шәһәренең 3 командасы һәм Әлмәт, Бөгелмә һәм Түбән Кама командалары уйный. Спорт бәйрәмен ачуда спортсменнарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ландыш Шамсунова һәм ТР укучылары спартакиадасының баш хөкемдары, ТР дәрестән тыш эшләр республика үзәге директоры, ТР ның атказанган тренеры Марсель Асадуллин сәламләде.