1996 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Актаныш муниципаль районы башлыгы призына милли көрәш турниры

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Актаныш та бүген, 26 мартта «Иман» спорткомплексында 1996 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Актаныш муниципаль районы башлыгы призына милли көрәш турниры башланып китте. Бәйгедә 24 мәктәптән 130 яшь көрәшче катнаша. Ярышларны Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илфак Барыев ачып җибәрде, бу турнирның Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына апрель аенда узачак ярышларга әзерләнүдә мөһим этап булуын билгеләп үтте. Турнир 2 көн дәвам итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International