Чиновникларның керемнәре хакында Татарстанның рәсми сайтларында язылачак

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре вазифаларын башкаручылар, аларның гаиләләре, балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәт, мөлкәт характерындагы бурычлары хакындагы мәгълүматларны интернетта урнаштыру тәртибе турында кагыйданамә кабул итте.

 
 

Премьер-министр Илдар Халиков имзалаган бу документ бүген Хөкүмәт порталында урын алган.. Татарстан чиновниклары күчемсез милек, транспорт, үзләренең һәм гаиләләренең, балигъ булмаган балаларының еллык керемнәренә декларация тутырырга тиеш. Мәгълүматлар Татарстанның рәсми сайтларында басылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International