Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хәбәр итүенчә, районыбыз спортсменнары узган атнада республика һәм зона ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар
1. Балалар иҗаты үзәгендә Актаныш шахмат мәктәбе базасында 22 мартта Наил Мөхәматҗанов истәлегенә багышланган Республика шахмат турниры үтте. Бу ярышларда Татарстанның 10 көчле командасы катнашты.Нәтиҗәдә Актаныш районы командасы 3 нче урынны алды.
2. Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй авылының йөзү бассейнында егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча ярышлар үтте. Анда Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 4 алтын, 2 көмеш һәм 4 бронза медаль яуладылар.