Актанышта мәдәният хезмәткәрләре хөрмәтенә бәйрәм чарасы була

2014 елның 25 марты, сишәмбе

25 мартта мәдәният хезмәткәрләре Һөнәри  бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу көн – иҗат кешеләре, үз хезмәтләре белән җәмгыятьнең рухи үсешенә, илнең мәдәни мирасын популярлаштыруга бәһасыз өлеш кертүчеләр бәйрәме. Алар – музей һәм китапханә хезмәткәрләре, , мәдәният йортлары,  авыл клублары белгечләре.

 

Һәм алар, әлбәттә, үз бәйрәмнәренә бик күп матур мәдәни чаралар оештыралар. 26 мартта Актаныш  мәдәният сараенда 19.00 сәгатьтә зур бәйрәм чарасы үткәрелә, шунда ук, Актаныш районында Мәдәният елына да старт бирелә

Мәдәният ветераннарын, районда яшәүчеләрне, иҗатка битараф булмаганнарның һәммәсен бәйрәм концертына чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International