Юбилей уңаеннан хөрмәтләү.

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Усы авылында яшәүче тыл ветераны Мирзаянова Рәйсә апа Мирзаян кызы шушы көннәрдә 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.  Бүгенге көндә  Рәйсә апа сеңлесе Халисә апа белән гомер кичерәләр. Яшьлек еллары сугыш чорына туры килгән. Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы елларның авырлыгын  кичергән Рәйсә апа төрле елларда төрле  эшче,  пекарняда ипи пешерүче, авыл Советы секретаре, җыештыручы булып эшләгән.  Өлкән яшьтә булуына   карамастан, бүген дә ул җитез хәрәкәтле,   җәй көннәрендә мул итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, тәмле итеп камыр ризыклары пешереп, күрше-күләннәрне чәйгә чакыра, дөнядагы барлык яңалык белән дә хәбәрдар, сырхауларга бирешми.  Юбилее уңаеннан  Актаныш муниципаль район Советының аппараты җитәкчесе Назиф Салихов һәм Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Әхмәев  22 март көнендә Мирзаянова Рәйсә апага саулык теләделәр, изге теләкләр әйттеләр. Салихов Назиф Максудович Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның җылы котлаулар хатын, район Советының күчтәнәч пакетын тапшырды. Җирлек башлыгы Зиннәт  Әхмәев истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.
    .
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International