Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле - Усыда

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Максатчан программа  нигезендә яңа төзелгән Усы авыл мәдәният йортында  15 март көнне Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле  зур тамаша күрсәтте.  Сәхнәнең  бер минут та буш тормавы, җыр-биюләрнең тамашачыга сиздерми генә бер-берсе белән чиратлашуы гаҗәеп күренеш булды.  Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Сәхнәгә район башлыгы Фаил  Камаев, Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт  Әхмәев  күтәрелде.   Фаил Камаев  Усы авылына килүләре, матур чыгышлары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде, коллективка Актаныш чәкчәген тапшырды. Җирлек башлыгы Зиннәт .Әхмәев  Татарстан Республикасы Президентына, район җитәкчеләренә, артистларга халыкның рәхмәтен җиткерде һәм ансамбльгә Рәхмәт хаты, авыл осталары пешергән чәкчәкне тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International