20 нче март көнне Такталачык урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Укучыларның медиа һәм информацион грамоталылыгын үстерү: заманча программалар, технологияләр” темасы астында район мәктәп китапханәчеләре семинары булып узды.
1. 5-11 сыйныф укучылары Ахунова Сакина Харрасовна рус теле һәм әдәбияты укытучысы җитәкчелегендә бөек рус язучысы И.А. Крыловның юбилеена багышланган кичә, сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим ителде.
2. 5 нче сыйныф укучылары, Нуриева Әлфия Гависовна татар теле һәм әдәбияты укытучысы җитәкчелегендә Г.Ахуновның “Канатлы “метеор” капитаны” әсәре буенча китап укучылар конференциясе уздырылды.
Семинарның икенче өлешендә китапханәчеләр игътибарына “Музей һәм китапханә”дигән темага, “Әдәби крайны өйрәнү” түгәрәге укучыларының чыгышлары тыңланды.
Семинарның өченче өлешендә Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчесе Илдарова Ләйлә Фәнисовнаның 3 сыйныф укучылары өчен “Ел – педагог китапханчесе 2014” республика конкурсында күрсәткән ”Яңа китап иленә сәяхәт” библиографик дәресе күрсәтелде.
Семинарның дүртенче өлешендә: “Фәнни-эзләнү эшендә төрле чыганаклардан файдалану” темасына, укучыларның проект эшләре тыңланды, җитәкчеләре Нуриева Ә.Г., Шәемова А.М., Гильфанова А.М., Нуриев Ф.Ш., Газетдинова А.А., Исламова А.Ф.
- мәктәп китапханәчесе Нургатина Ләйлә Индусовна “Китапханә эшендә интернет-ресурслар” дигән темага чыгыш ясады.
- укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәемова Альбина Мубараковна “Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган” проект эшен яклады.
Семинар эшен йомгаклап район мәгариф бүлеге методисты Кадырова Ләйсән Рәшитовна: Такталачык мәктәбе китапхәнә эшенэ анализ ясады һәм алда торган бурычлар 2014-2015 нче уку елына Федераль, региональ дәреслекләргә заказ бирү үзенчәлекләре белән таныштырды.