19 мартка булган мәгълүматларга караганда, Татарстанның 40 районында күп фатирлы 432 йортларны капремонты эшләренә керештеләр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне республиканың муниципаль районнары белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Тармак министры белдергәнчә, йортларның капремонтлау төбәк программасы кысаларында, ул гамәлгә куелгач 45 көн дәвамында милекчеләр капиталь ремонт фонды формашлаштыру ысулы сайларга тиеш. Акча төбәк операторы хисабында яки махсус исәптә җыелырга тиеш.
21 мартка булган мәгълүматларга караганда, 15400 йортның 482 се капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулын сайлаган. 11 йорт банкта махсус исәп-хисап счетын сайлаган.
Төбәк операторы хисабын сайлаучылары күп мөмкинлекләргә ия, дип белдерде Ирек Фәйзуллин. Бу барлык чыганаклардан кергән акчаларның дәүләт контролендә булуы.
2014 елның күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасына килгәндә, ул ведомстволар белән килешенгән һәм ТР Министрлар Кабинетына карау өчен җибәрелгән. Республика программасын финанслау күләме 4683 млн сум тәшкил итә.
Дәүләт торак фонды мәгълүматларына караганда, 19 мартка 40 муниципаль районда 432 йортта капремонт эшенә керештеләр.
Ирек Фәйзуллин 2014 елда балалар савыктыру лагерьларында капиталь ремонт программасы турында белдерде.
“Уңай мөхит” программасы кысаларында, 2014 елда 135 социаль өлкә объекты җайлаштырылачак.
Моннан тыш, 2014 елда мәктәпләрне уңайлаштыру эшләре башкарылачак. Бу программага 42 муниципаль берәмлек учреждениеләре кертелгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.