Вахит Имамовның юбилей кичәсе

2014 елның 23 марты, якшәмбе

Яр Чаллы шәһәре  “Энергетик” Мәдәният сараенда 21 март көнне язучы-прозаик, Яр Чаллы язучылар оешмасы рәисе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Вахит Имамовның юбилей кичәсе булып узды. Билгеләнгә вакытка Мәдәният сараеның шактый зур залының шыгрым тулы булуы бу вакыйганың шәһәр җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә булуы турында сөйли. Тамаша Яр Чаллы шәһәре “Болгар” бию театрының махсус әзерләнгән тарихи чыгышы белән башланып китте.


Яр Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразыев юбилярның бүгенге көндә татар әдәбиятендә тарихи темага иҗат итүче әдипләрнең иң олпаты булуын һәм аның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүе бик урынлы дип билгеләп үтте,аннан соң, әгәр шәһәр халкы инициатива белән чыкса, Вахит Имамов шәһәребезнең Мактаулы гражданы булыр дип искәртте. Мэрның бу фикерен залда утыручылар тулы алкышлар белән каршылады. Әлбәттә, юбилярны тәбрик итәргә күп санлы хезмәттәшләре, дуслары килгән иде. Тамаша шәһәрнең һәм Актаныш районыннан чыккан танылган артистларның чыгышлары белән үрелеп барды, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның шаян “ интернет-хәбәре”н тамашачы бик җылы кабул итте.


Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Ландыш Шамсунова юбилярга якташларының иң изге теләкләрен җиткерде, аңа муниципаль район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International