Әдәпле булу серләре

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
19 март көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә "Тәмле сүз" дигән китап тәкъдир ителде."Тәмле тел" - әдәп-әхлак күнекмәләре бирү максатыннан төзелгән язучыларыбыз әсәрләре, мәкаль-әйтемнәр, тылсымлы сүзләр һәм әдәплелек кагыйдәләре  тупланган җыентык. Чарага укытучылар, тәрбиячеләр һәм башлангыч класс укучылары чакырылды.Укучылар китаптан шигырьләр сөйләделәр, кайбер хикәяләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр.Китапханәче җыентыктагы  мәкальләрне, тылсымлы сүзләрне кулланып этикет кагыйдәләре белән таныштырды.Чарадан һәркем канәгать калды.Балалар киләчәктә  бу әдәплелек кагыйдәләрен тормышларында кулланырлар  дип ышанып калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International