Бер айда ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша 151 меңнән артык түләү булган

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

Үткән айда uslugi.tatarstan.ru ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша 180 млн.сумнан артык 151 меңнән артык түләү булган. Бер ел эчендә түләүләрнең күләме икеләтә арткан – алар 2013 нче елның февралендә 93,6 млн. сум булган. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша элемтә, телевидение һәм Интернет, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләргә, булган штрафларны тикшерергә һәм түләргә, өйдән чыкмыйча, счетчиклардагы күрсәткечләрне кертергә мөмкин.

 

“ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасы уңайлы урында смартфон яки планшет аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International