Каникуллар имин узсын

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

Язгы каникул көннәрендә балаларны юл-транспорт травматизмын   профилактикалау максатыннан  22 марттан 31 мартка кадәр  “Язгы каникуллар” Бөтенроссия акциясе уза.

Статистика күрсәткәнчә,  балалар катнашындагы юл һәлакәтләре  каникуллар чорында  аеруча еш кабатланалар. Чөнки  балалар буш вакытларын урамда, гадәттә, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка үткәрәләр.  Бу чорда автотранспортчыларга  аеруча игътибарлы булырга, тизлек режимын төгәл сакларга кирәк. Балалар уен белән мавыгып, шаярышып кинәт юлга йөгереп чыгулары бар бит.

Әлеге акция кысасында каникуллар барган чорда балаларын махсус авто-урындыклар белән җиһазландырылмаган килеш юлга чыкканнарга, иминлек каешын эләктермичә йөртүчеләрне, җәяүлеләргә юл бирмәүче  автомобильчеләргә таләпләр катгый булачак. Шулай ук, юл аркылы тиешсез җирдән чыккан укучылар да игътибарсыз калмыйчак, аларга карата махсус карточкалар тутырылып, мәктәпләргә җибәреләчәк.

Хөрмәтле гражданнар! Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Юлларда җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә игътибарлы һәм сак булырга, җәяүлеләр чыга торган урыннарда бер кеше булмаса да, тизлекне киметергә кирәклеген аңласак иде.

Агымдагы елның 2 аена республикада балалар катнашында 55 юл фаҗигасе булды, аларда 5 баланың гомере өзелде, 66 бала төрле тән җәрәхәтләре алды. Зыян күрүче балаларның күбесе 7-14 яшьлекләр (39 фаҗига), 7 яшькә кадәргеләр (20 һәлакәт), 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар белән бәйле 7 бәхетсезлек очрагы теркәлде.

Транспорт йөртүчеләр гаебе белән 50 юл фаҗигасе булды, аларда 5 баланың гомере өзелде, 61е төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәләргә озатылды. Пассажир балалар белән бәйле 33 бәхетсезлек очрагында 5 бала үлде, 43е төрле травмалар алды.

Җәяүле балалар арасында төрле тән җәрәхәтләре белән барлыгы 22 очрак теркәлде.

 Әйтик, 11 нче гыйнвар көнне көндезге вакытта Чистай районында Мерседес Бенц автомобиле шоферы, юлның каршы як полосасына чыга һәм Форд Фокус машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, махсус авто-урындыкларга утыртылмаган 3 баланың гомере өзелә, һәм 1 бала иминлек каешын тагу нәтиҗәсендә исән кала. Мондый мисалларны  бихисап күп китерергә мөмкин булыр иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча  махсус утыргычлар  авария вакытында  үлем очрагын–54,  авыр травма алуны  92 процентка киметә.

12 яшькә кадәр балалар машинада бары тик махсус утыргычларда йөртелергә тиешләр! Алар авария вакытларында  баланың гомерен, сәламәтлеген саклап калалар.

Шуны да искәртеп узарга кирәк, 2013 нче елның 1 нче сентябреннән юл йөрү кагыйдәсенә үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә, административ штрафлар да артты - минималь штраф күләме 500 сум. Юлны тиешсез урында чыккан җәяүлеләргә 500 сум түләргә туры киләчәк. Каеш эләктермәгән өчен – 1000, ә балаларны махсус утыргычка утыртмаган өчен 3000 сум штраф каралган (чагыштырмача 1 махсус утыргач бәясе!)

Хөрмәтле гражданнар, бигрәк тә ата-аналар! Каникуллар вакыты – балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре аеручы кискенләшә торган чор. Шушы ике ай эчендә инде 5 баланың гомере өзелде. Без мондый фаҗигаләр кабатланмас өчен барысын да эшләргә тиешбез! ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барсын да игътибарлы булырга чакыра. Балаларны машинага утыртканда махсус урындык, куркынычсызлык каешын куллануны үзегезгә мәҗбүри итеп куйсагыз иде! Автомобильдә хәрәкәт иткәндә тиешле тизлекне саклагыз! Балалар язмышы белән уйнамагыз! Язгы каникулларны хәвеф-хәтәрләрсез уздырырга язсын.

 

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең Актаныш бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International