Авыл хуҗалыгының иң әһәмиятле чоры–язгы чәчүгә дә кыска вакыт калып килә. Аңа әзерлек, елдагыча, көздән үк башланып киткән иде.Бүгенге көндә бу эшкә нәтиҗә буларак хуҗалыкларда техник күзәтүләр башланып китте һәм аның тәүгесе, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашында “Башак“ хуҗалыгында узды.
–Әлеге техник күзәтү юкка гына “Башак“ хуҗалыгында узмый. Биредә соңгы елларда хезмәт кешесенә эш шартлары тудыру буенча шактый хезмәт куелды. Хуҗалыкта механизаторларга да кытлык юк. Яшьләр дә күп. Без инде гадәттә, авыл кешесе читкә акча эзләп чыгып китә дибез. Бар хикмәт–эш шартларында. Алар яхшы булып, тиешле хезмәт хакы түләнсә берәү дә чит якларны күзләмәс,–дип ассызыклады киңәшмә башында ук район дәүләт техник күзәтчелек башлыгы Илдус Хәкимов.
“Башак“ хуҗалыгында бөтен төр техникаларның төзекләндерү җылы иркен гаражларда башкарыла. Биредә ял бүлмәләре дә булдырылган. Механизаторлар да кышын эш белән тәэмин ителә: комбайннарны, терлек азыгы әзерләү техникаларын төзекләндерә алар. Шуңадамы, хуҗалык комбайннары бүген үк урып-җыюга чыгарга әзер. Тырма, культиватор һәм башка тагылма агрегатлар турында сөйләп тә торасы юк.
Хуҗалыкның тагын бер яңалыгы: автомойка сафка басты. Биредә механизаторлар салкын язгы-көзге җил, яңгыр астында чиләк күтәреп трактор юып йөрми. Автомойкада аерым кеше билгеләнгән. Бар техник таләпләр дә үтәлеп эш шартлары булдырылган. Хәер, ничәнче гасырда яшәгәнебезне искә алсак, әлеге хәлгә дә зур яңалыкка караган кебек карау да сәер. Бу техника юу урыннары һәрбер хуҗалыкта да булырга тиеш сыман. Бәлки киләчәктә булыр да, тик әлегә кызыгып карап торасы гына кала.
Тиешле эш шартлары булмагач хезмәт кешесеннән дә нинди дә булса могҗиза өмет итү урынсыз. Шул сәбәпле төзек булмаган техникалар юлларга чыгып юл хәрәкәтендә зур куркыныч тудыралар. Хәлакәткә илткән хәлләр турында сөйләп, искә алып торасы юк. Алар районыбызда да еш кабатлана. Шуны гына искәртеп китү урынлыдыр: 2000 елдан алып 13 ел эчендә авыл хуҗалыгы техникалары төзек булмау сәбәпле Татарстанда 200 дән артык бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларның саллы өлеше кеше факторына бәйле: ярдан, юлдан төшү, тапталу, ягъни гади генә куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү. Техник күзәтүләрнең иң тәүге максаты–шушы фаҗигаларны булдырмау.
Тик әлегә бу таләпләр тулысы белән үтәлә дип әйтеп булмый. Район буенча хуҗалыкларда теркәлгән 480 тракторның 395е генә әзерлек сызыгына басып, шуларның 368е генә эшкә яраклы дип табылды. 254 арбаның да 188е генә юлларга чыгарлык. Калганнары куркынычлык тудырып юлларда йөрмәс дип тулы ышаныч белән әйтеп булмый. Сак булыгыз...
Руслан УСМАНОВ язмасы һәм фотолары ( “Актаныш таңнары” газетасы)