Татарстан Эчке эшләр министрлыгы телефоннан алдауның яңа төре турында кисәтә: кәрәзле телефонга ир-ат яки хатын-кыз шалтырата һәм, үзен элемтә челтәренең инженеры дип таныштырып, элемтә линиясен тикшерү сылтавы белән берничә сан һәм символ комбинациясен җыярга тәкъдим итә. Әгәр моны эшләргә риза булса, абонент үз куллары белән үз телефонының SIM-картасына юл ача.
Полицейскийларның аңлатуынча, элемтәне тикшерү һәм саннар җыю схемасы Татарстан өчен чагыштырмача яңа, әмма бик куркыныч ысул. Чөнки аферистлар ерактан торып чит кеше телефонына юл ачалар һәм киләчәктә аның исәбеннән шалтыратырга мөмкинлек алалар. Шуңа күрә ТР Эчке эшләр министрлыгы челтәр компанияләренең бернинди дә шалтыратуларына ышанмаска һәм тиз генә телефонны аерырга киңәш итә.
Быел гына да республикада телефон аферистларының төрле схемалар буенча алдауларына 60 кеше эләккән. Әйтик, Казанда 77 яшьлек пенсионер, “авариягә эләккән оныгына ярдәм итәм” дип ышанып, 200 мең сум акчаны күчергән һәм курьерга тагын ярты миллион сум акча биргән. Шул ук яшьтәге диярлек икенче пенсионер, салым полициясенең ялган хезмәткәре шалтыратуына һәм медицина җиһазы сатып алганда артык түләнгән акчаны кире кайтарам дигән сүзләренә ышанып , августтан алып гыйнварга кадәр 500 мең сум акча күчергән.