Республика предприятиеләре һәм аерым гражданнар кыен хәлдә калган күпмилләтле Кырым халкына ярдәм күрсәтү башлангычы белән чыкты.
Мисал өчен, «Татнефть» ААҖ Россиянең Кара диңгез флоты хәрби госпиталенә булыша, аны дарулар белән тәэмин итә һәм эшләү өчен шартлар тудыра.
Татарстан дәүләт хакимияте органнары аппарат хезмәткәрләре дә Кырым халкына ярдәм күрсәтү һәм аларга бер көнлек хезмәт хакын күчерү турында карар кабул итте.
Әлеге уңайдан Татарстанда тиешле счет ачылган һәм «Кырым халкына ярдәмгә» акча җыю оештырылган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга, , предприятие һәм оешма коллективларына мөрәҗәгать белән чыкты. Ул Кырым Автономияле Республикасында яшәүчеләр, ватандашларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә чакырды. Кайгы, бәла-каза беркемгә сорап килми. Авыр хәлдә калган ватандашларыбызга ярдәм кулы сузыйк. Әлеге игелекле гамәлдән актанышлылар да читтә калмас.
Теләгән һәркем түбәндәге реквизитлар буенча акча күчерә ала:
«Ак Барс Созидание» хәйрия фонды, 420124, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Меридиан урамы,1а, тел.: 8(843)519-38-63, 519-38-53, 518-89-15