Автомобиль юлларының торышын саклау һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен 15 апрельдән 14 майга кадәр гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буенча хәрәкәт итүче, күчәреннән төшә торган авырлык законда каралган нормалардан арткан транспорт чараларына вакытлыча чикләүләр кертелә.
Бер күчәрле транспорт өчен 6 тоннадан артса, ике күчәрле транспорт өчен бер күчәргә 5 тоннадан артса, өч күчәрле транспорт өчен бер күчәргә 4 тоннадан артса, хәрәкәт чикләнә.