Спорт яңалыклары

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хәбәр итүенчә, районыбыз спортсменнары узган атнада республика һәм зона ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

 

1. Әлмәт районы  Калейкино авылында РФ һәм ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Г.И. Заһидуллин истәлегенә милли көрәш буенча турнир узды. Анда Актанышның 1 санлы урта мәктәбе укучылары Нургалиев Раббани, Исмагилов Алгиз чемпион булдылар, ә Рахматуллин Илдар II урын алды. Актанышның 2 санлы урта мәктәбе укучысы Муллахметов Денис, шулай ук, үз үлчәвендә II урында. Актаныш районы командасы да мактаулы II урында.

 

2. Минзәлә шәһәрендә,  Сочида үткән 22 кышкы олимпия уеннарына багышлап, гер спорты буенча турнир узды. Монда Актанышның 1 санлы урта мәктәбе укучылары Халафетдинов Айгиз, Салихов Илназ, Шамсиев Илмир чемпион булдылар

 

3. Мөслим авылында Марат Исламов кубогына волейбол буенча ачык турнир узды. Бу ярышта Актаныш муниципаль районы командасы җиңүче булды

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International