Бүген,14 мартта Түке китапханәсендә зурлар белән берлектә : Татарстанның халык шагыйре,Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның "Әйтелми калган сүз " китабына күзәтү үткәрелде. Фәнис Яруллинның бу китабына моңарчы җыентыкларга кермәгән ике повесте һәм хикәяләре тупланган .Аларда безнең заман кешеләренең уй- хисләре .үзара мөнәсәбәтләре ,сөю -сөелүләре .әхлакый сыйфатлары чагылдырыла.