Коммунал хезмәтләр өчен түләү-интернет аша

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Коммунал хезмәтләр өчен түләүнең яңа, уңайлы ысулы барлыкка килүен күпләребез белә инде. Чынлап та, аның өчен түләүне  интернет аша, ТРның  дәүләт хезмәте күрсәтү порталы аша берничә минут эчендә башкарырга мөмкин.Моның өчен интернетка чыгу мөмкинлеге булган компьютер һәм банк картасы булуы шарт.

Төрле хезмәтләр өчен түләүне ТРның дәүләт хезмәте күрсәтү порталы аша башкаруда районның муниципаль хезмәткәрләре дә актив катнашалар. 68 муниципаль хезмәткәрнең бу порталда шәхси кабинеты булдырылды. Хәзер алар белән дәвамлы рүвештә укулар оештырыла.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International