1 майдан Таможня берләшмәсенең "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы" техник регламенты нигезендә, Татарстан фермерларына һәм ит җитештерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга терлекне үз йорт ишегалларында чалу тыелачак.
Тик регламент буенча терлек чалу өчен махсус урын булдыру гына җитми, аларны теркәү һәм махсус сертификат алу да таләп ителә. Мал чалу да ветеринар табибы күзәтүендә үткәреләчәк.
Әйтергә кирәк, бу кагыйдә мөгезле эре терлеккә генә түгел, ә сатуга бара торган теләсә кайсы ит продукциясенә карый. Махсус урын булдыруның да үз кагыйдәләре бар. Мәсәлән, ул кеше яши торган урыннардан 300 метр ераклыкта, койма белән әйләндереп алынган булырга тиеш. Анда керүче транспортны да махсус сыекча белән эшкәртәчәкләр. Мәйданчык үзе берничә өлештән торып, анда хуҗалык, терлекләрне чалганга кадәр тоту һәм эшкәртү урыннары булдыру да каралган. Шулай ук канализация, суүткәргечләр булырга тиеш.
Ә менә моңа кадәр эшләп торган, авыл эчендә урнашкан сугым цехлары булса, аларны кабаттан торгызырга туры киләчәк. Чөнки андыйларга сертификат бирелмәячәк.
Әлеге төр урыннарны республикада эшләүче һәрбер фермерның булдыра алмаячагы көн кебек ачык. Андый җитәкчеләр малларын инде әзер урыннарга алып бара ала. Мәсәлән, бүгенге көндә Татарстанда шундый 81 мәйданчык бар. Регламентта язылган тагын бер баш бәласе -цехлардан итне бары тик махсуслашкан машиналарда гына алып китәргә ярый. Ә андый машина Россиядә, гомумән, җитештерелми.
Икенче регламент "Сөт һәм сөт продукциясенең куркынычсызлыгы турында". Әлеге үзгәреш нигезендә предприятиеләргә киләчәктә эшкәртүгә тапшырылучы кайнамаган сөткә, кайнамаган майсызландырылган сөткә һәм кайнамаган каймакка декларация кабул итү таләп ителми.
Каядыр кулланылышка озатылыр алдыннан кайнамаган сөт, кайнамаган, майсызландырылган сөт һәм кайнамаган каймак продукцияләренә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелергә тиеш.
Базарларда сөт һәм сөт продукциясен сатучы физик затлар кулланучыларга үзләре тәкъдим иткән продукцияләренең ветеринария-санитария өлкәсендә куркынычсыз булуы, продукцияне әзерләү датасы, әзерләү урыны (адресы) турында тулы мәгълүмат бирергә бурычлылар.
Сатучы кулланучыга кайнамаган сөт продукциясе сатканда үз продукциясенә санитария-ветеринария экспертизасы үткәрелүен раслаучы тиешле документларны күрсәтергә һәм сөтне кайнатмыйча кулланырга ярамавы турында кисәтергә тиеш булачак.
Ә менә сөт продукцияләрен эшкәртүче май-сыр заводлары, предприятиеләре дәүләт теркәве үтәргә тиеш?
Бу регламентларның үтәлешен Россельхознадзор хезмәткәрләре күзәтеп торачак. Аны бозган өчен штрафлар күләме дә шактый зур: физик затка - 1-2 мең, рәсми затка - 10-20 мең, юридик белеме булмаган эшмәкәрләр өчен - 20-30 мең, ә юридик затларга - 100-300 мең сум тәшкил итә.