Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хәбәр итүенчә, районыбыз спортсменнары узган атнада республика һәм зона ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар.
1.Бөгелмә шәһәрендә чаңгы буенча инвалидлар арасында Татарстан беренчелеге үтте. Анда безнең районнан Рәмис Вәлиев I урынны алды һәм Красноярск шәһәрендә үтәчәк Россия беренчелегендә катнашу хокукын яулады.
2. Яр Чаллы шәһәрендә укучылар арасында спортча ориентлашу буенча ТР спартакиадасының финал ярышлары үтте. Анда 32 район командасы катнашты.Безнең яшь спортсменнар, буалыларны гына алга үткәреп, II урынга чыктылар. Алина Хурамшина һәм Илнар Фардиев шәхси беренчелектә , шулай ук, II урынны яуладылар.
3. Актанышта йөзү буенча районара ярыш узды.Анда безнең район йөзүчеләреннән тыш, Башкортстанның Ю.Яркәй авылы һәм. Нефтекамск шәһәре командалары , барлыгы 107 кеше катнашты.Бу ярышта зур өстенлек белән безнең йөзүчеләр жиңде.