ТР Президенты Кырым Автоном Республикасында яшәүчеләргә ярдәм итәргә чакырд.
Бу көннәрдә Татарстан гражданнары һәм предприятиеләре Кырымның катлаулы вәзгыятьтә калган күп милләтле халкына ярдәм итү инициативасы белән чыкты. Бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында белдерделәр.
Шулай итеп, “Татнефть” ААҖ Россия Кара диңгез флотының хәрби госпитален медикаментлар белән тәэмин итә, эш өчен шартлар тудыра. Татарстан дәүләт хакимияте органнары аппаратлары хезмәткәрләре дә бер көнлек хезмәт хакларын кырымлыларга ярдәм буларак, күчерергә карар иткән.
Моның белән бәйле рәвештә, республикада “Кырымда яшәүчеләргә ярдәм” фонды ачылды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга, бизнес-бергәлекләргә, предприятиеләр һәм оешмалар коллективларына мөрәҗәгать итте. Ул Кырым Автоном Республикасында яшәүчеләргә, ватандашларга ярдәм итәргә чакырды.