Без беренче урынга чыктык

2014 елның 4 марты, сишәмбе
1 март  көнне Актанышта  үткәрелгән кышкы спартакиадада 20 кешедән торган Иске Сәфәр командасы  беренче урынга чыкты. Алар 2013 елгы кубокка лаек булдылар һәм бүләккә теннис өстэле алдылар. Безнең авылда спорт белән шөгыльләнүчеләр күп, зур спортзал бар, ел дәвамында анда төрле ярышлар үткәрелә. Иң көчле спортсменнарны әйтми китсәк дөрес булмас, алар: Нарис Габдуллин,Альберт Ильдаров,Ландыш Марданова, Алиса Габдуллина, Чулпан Марданова, Илуса Мирзаянова, Данил Галимов һәм Риф Зариповлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International