II урын – Тат.Суыксу авыл мәдәният йорты драма коллективы, Л. Леронның “Алтын күкәй, яки киндерсюрприз“ комедиясе белән.
Уңышлы чыгыш ясаган үзешчән артистлар – Хафиз ролендә Хәләф Сираев, Вәсилә ролендә Рәшидә Солтанова, Ләйлә ролендә Рәмзилә Гыйльманова.
I урын – Яңа Әлем авыл мәдәният йорты драма коллективы, Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай“ комедиясе белән.
Ирләр ролен иң оста башкаручы номинациясендә җиңүче – Гайфи роле белән Шамил Сафиуллин, “Өмет“ номинациясендә җиңүче – Рөстәм ролендә Рөстәм Нариманов.
III урын – Зөбәер авыл мәдәният йорты халык театры, И. Юзеевнең “Онытылмас бәет“ драмасы белән.
Уңышлы чыгыш ясаган үзешчән артистлар – Вәдүт ролендә Ленар Габидинов, Ак бабай ролендә Таһир Габдрахманов.
III урын – Богады авыл мәдәният йорты халык театры, Т. Миннуллинның “Без бит авыл малае“ комедиясе белән.
“Җитәкче – актер“ номинациясендә җиңүче – Айтуган ролендә Рамил Әмиров, “Иң кечкенә актер“ номинациясендә Ирбатыр ролендә I сыйныф укучысы Гадел Нуриев.
III урын – Пучы авыл мәдәният йорты халык театры, Н. Гаетбаевның “Сиңа – фатир, миңа – ир“ комедиясе белән.
Хатын-кызлар ролен иң оста башкаручы номинациясендә җиңүче – Зәйтүнә ролендә Ләйсән Әхмәдишина.
II урын – Иске Сәфәр авыл мәдәният йорты халык театры, Аманулланың “Моңлы ядкарь“ трагикомедиясе белән.
“Сәхнә ветераны“ номинациясендә җиңүче – Гафуржан карт ролендә Альберт Ильдаров.
Уңышлы чыгыш ясаган үзешчән артистлар – Голынат ролендә Ландыш Фарсыева, Флорид ролендә Әхсән Нургалиев.
II урын – Иске Кормаш авыл мәдәният йорты халык театры, X. Вахитнең “Жырым табар сине“ мелодрамасы белән.
“Иң оста декорация чишелеше“ номинациясендә җиңүче – Иске Кормаш халык театры.
Уңышлы чыгыш ясаган үзешчән артист – Сәрия ролендә Фәйрүзә Газизова.
I урын – Киров авыл мәдәният йорты халык театры, Ә. Атнабаевның “Хушыгыз, хыялларым“ драмасы белән.
Төп рольне иң оста башкаручы номинациясендә җиңүче – Гөлнәрисә ролендә Алсу Хужина.
Иң оста драма актеры номинациясендә җиңүче – Айсар ролендә Рөстәм Ганиев.
Тискәре рольне иң оста башкаручы номинациясендә җиңүче – Кадершә ролендә Альберт Камалов.
Зәвыклы сәхнә бизәлеше – “Иң оста декоратор“ номинациясендә җиңүче – Илнар Гыйздуллин.
“Иң яхшы актерлар ансамбле“ номинациясендә җиңүче – Киров халык театры.
Чыганак http://aktanysh-rt.ru: