Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы парламентның чираттан тыш утырышында Кырым Автономияле Республикасы халкына мөрәҗәгать кабул итте.
ТР Дәүләт Советы иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади вәзгыять уңаеннан нык борчылуын белдереп, Кырым халкын низагны тыныч юл белән хәл итәргә чакыра.
“Кырым Автономияле Республикасының бөтен халкын - украиналылар, руслар, Кырым татарларын милләтара һәм конфессиара татулыкны сакларга, низагны хәл итүдә радикаль ысуллар кулланудан катгый баш тартырга”, - дип өнди парламент.
“Без низагның Кырым автономиясенең конституцион-хокукый статусы сакланган хәлдә чишелүе яклы”, - диелгән мөрәҗәгатьтә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы низагны көйләү процесында, БМОның төп документларында теркәлгәнчә, законның өстенлекле механизмнарын, кеше һәм гражданлык хокукларын яклау принципларын файдаланырга кирәк дип саный.
Бу мөрәҗәгать Россия Президенты Владимир Путинга, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкога, Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкинга, Украина Югары Радасына һәм Кырым Автономияле Республикасы Югары Советына җибәреләчәк.