Кичә, 25 февральдә “Яшьлек» мәдәни үзәгендә авыл җирлекләре башлыклары, участок сайлау комиссиясе рәисләре, аларның урынбасарлары һәм секретарьлары, участок сайлау комиссиясе әгъзалары укуы булды. Укуны Актаныш территориаль сайлау комиссиясенең рәисе Васил Салихов һәм аның секретаре Миләүшә Гыйлаева алып бардылар, шулай ук, муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев катнашты.
Бу көнне территориаль сайлау комиссиясенең җитәкчеләре сайлауны оештыру механизмы, документларны тутыру, агитацияне алып бару тәртибе белән таныштырдылар, үзләренең киңәшләрен әйттеләр, сорауларга җавап бирдепәр