Пучыда кышкы Спартакиада

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Кичә, 24 нче февраль көнне Пучы урта мәктәбенең спорт залында Пучы авыл җирлеге оешмалары һәм учрежденияләре арасында кышкы Спартакиаданы ачу тантанасы булды. Катнашучыларга уңышлар теләп, Пучы авыл җирлеге башлыгы Әсләм Зарипов мөрәҗәгать итте. Спартакиада программасына: шахмат, өстәл теннисы, волейбол, ату,  гер күтәрү, турникта күтәрелү, кул көрәше, чаңгы эстафетасы, шорт -трек, аркан тартыш кергән. Җиңүчеләрдән район Спартакиадасында катнашу өчен җыелма команда төзеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International