Үткән атнада "Созвездие-Йолдызлык - 2014" эстрада фестиваленең район туры финалы узды. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз. Менә алар:
- бию коллективы - "Хореография" номинациясендә Гран-При,
- Гарипов Рәдис - "Конферанс" номинациясендә I нче дәрәҗә диплом,
- Газизова Сөмбел - "Вокал-соло" номинациясендә II нче дәрәҗә диплом,
- Гаязова Лилия - "Вокал-соло" номинациясендә II нче дәрәҗә диплом,
- Шакирова Ләйлә, Егорова Аделина - "Конферанс" номинациясендә II нче дәрәҗә диплом,
- Тимирова Илсинә, Минһаҗев Аяз - "Конферанс" номинациясендә III нче дәрәҗә диплом,
- вокаль ансамбль - "Вокаль ансамбль" номинациясендә III нче дәрәҗә диплом.
Гимназия-интернат коллективы мәктәпләр арасында I нче урынга лаек булды.