Табибларның ялгышларына зарланалар

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

6 февральдән 20 февральгә кадәр Казан хокук саклау үзәгенә республика районнарыннан медицина хезмәткәрлеәренең ялгышлары турында 45 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең өчесенең кулларында экспертиза нәтиҗәләре бар, бер шикаять буенча җинаять эше кузгатылган. Казан хокук саклау үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шылтыратулар Казаннан, Яр Чаллыдан (7 тапкыр), Азнакайдан, Минзәләдән, Бөгелмәдән, Әлмәттән, Базарлы Матактан, Васильеводан һәм Яшел Үзәннән булган. Зарлануларның күбесе дөрес диагноз куймау уңаеннан, 12 очракта авыруларның үлүе турында хәбәр итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International