Бурычың булса, газсыз каласың

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

Россия Хөкүмәтенең яңа карары нигезендә, коммуналь хезмәтләр өчен ике айлык әҗәте булган кешеләрнең йортындагы газын өзәчәкләр.

 

Элегрәк бу чара дүрт айлык әҗәте җыелганнарга карата гына кулланыла иде. Бурычлы кешене җылылыктан колак кагачагы турында алдан кисәтү вакыты да үзгәрә. Элегрәк санкция кулланылачагы турындагы хәбәр әҗәтле кешегә кырык тәүлек эчендә җиткерелсә, яңа кагыйдәләр буенча аңа бу хакта егерме тәүлек эчендә хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International