Ягез әле, әтиләр!

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
23 февраль- Ватанны саклаучылар хөрмәтләнә торган көн. Бу көнне без бабаларыбызны, әтиләребезне, ирләребезне, улларыбызны, оныкларыбызны котлыйбыз, аларга җылы сүзләр, рәхмәт әйтәбез, бүләклибез, Шушы бәйрәм уңаеннан 22 февраль көнне Күҗәкә авылы мәдәният йортында "Ягез әле, әтиләр!" бәйге-кичәсе үткәрелде. Залда берничә сәгать дәвамында елмаюлар, алкышлар тынмады. Бәйрәм тантанасы исә җыр-биюләр белән үрелеп барды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Хәйбиев залда утырган ир-егетләребезне  бәйрәм белән котлады һәм барысына да истәлекле бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International