Яңа Кормаш мәдәният йортында өстәл теннисы ярышлары

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

 22 февраль көнне Яңа Кормаш мәдәният йортында җирлек беренчелегенә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәл теннисы ярышлары уздырылды. Ярышта яшьлэр катнашты. Җанатарлар мәктэп укучыларыннан алып, өлкән яшьтәге спортсөярләргә кадәр бар иде. Барысы 25 кеше катнашты. Ярышларны оештырган авыл жирлеге  башлыгы Рәсүл Харисов  изге теләкләрен җиткерде, бәйрәм белән котлады.  Өстәл теннисы – бәйрәм төсен алган бәйгедә бүләкләр, матур сүзләр күп булды. Ярышка иганәчелек итте Эльвира  Шәрәфетдинова.

    Урыннар тубәндәгечә: егетлэр арасында  1 урын – Закирянов Райнур, 2 урын - Харисов Ленар,3 урын- Корбанов Илнар.

   Кызлар арасында 1 урын-Бәдертдинова Ләйлә,2 урын-Газетдинова Айгөл(Адай авылыннан),3 урын – Хәбибуллина Резида.

  Иң мөһиме – әлеге спорт төрен үз итүчеләрнең, аеруча  яшьләрнең арта баруы. Һәркемгә дә билгеле булганча, сәламәт  тәндә – сәламәт акыл .

 

     2

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International