Муниципаль район башлыгы Фаил КАМАЕВ райондашларыбызны, ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлады

2014 елның 22 феврале, шимбә

Хөрмәтле райондашларыбыз, ир-егетләребез! Сезне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

 

Ил барда – егет хур булмас, диләр, илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз булыр. Әтиләре, абыйлары үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнгән яшь егетләребезгә хәрби хезмәтләрен үтәгәндә, туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр дигән ышаныч белдерәбез.

 

Ватан дигән төшенчә олы мәгънәгә ия. Без аның асылында иң кадерле сүзләрнең берсен – тынычлык дигәнен күрергә телибез. Шушы бәйрәм көнендә сезнең һәммәгезгә бәхетле озын гомер, сәламәтлек, тыныч тормыш, аяз күк йөзе телим. Күңелләрегезне кояш җылысы һәрвакыт яктыртып торсын.

 
Чыганак: http://aktanysh-rt.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International